news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2019 елда бюджетта эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыру өчен биш миллиард сум кирәк

Икътисадның реаль секторының өстәмә чыгымнары 13,7 миллиард сум булачак.

(Казан, 19 сентябрь, "Татар-информ"). 2019 елның 1 гыйнварыннан бюджет өлкәсендә минималь хезмәт хакын 11 мең 280 сумга арттыру өчен, бюджеттан 5 миллиард сум кирәк булачак. Бу хакта закон проектының финанс-икътисади нигезләмәсенә сылтама белән, РИА Новости хәбәр итә.

Закон проекты Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу комиссиясендә каралачак.

Бу сумманың 1,4 миллиарды федераль дәүләт эшчеләренең хезмәт хакын арттыруга китәчәк. 3,6 млрд сумы Россия төбәкләрендәге дәүләт һәм муниципаль оешмаларда хезмәт хакын арттыруга тотылачак. 

Икътисадның реаль секторының өстәмә чыгымнары 13,7 млрд сум булырга тиеш. “Икътисадның реаль секторларында минималь хезмәт хакын арттыру, икътисадта гомуми хезмәт хакы үсү нигезендә тормышка ашырылачак”, - диелә закон проекты материлларында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100