news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2019 елда 3,7 млн эшченең минималь хезмәт хакы артачак

Россиядә минималь хезмәт хакын 11,3 меңгә кардәр арттырачаклар.

(Казан, 22 сентябрь, "Татар-информ"). Россиядә киләсе ел башыннан 3,7 миллион эшченең минималь хезмәт хакы артачак. Шул исәптән 2,2 миллион дәүләт һәм муниципаль оешма хезмәткәрләренең дә хезмәт хакы артачак. Бу хакта Россия Хезмәт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Минималь хезмәт хакы 11,3 меңгә җитәчәк. Бу сан эшкә яраклы халыкның яшәү минимумы суммасының 100 процентын тәшкил итә, диде РФ Хөкүмәте җитәкчесе урынбасары Татьяна Голикова.

news_right_1
news_right_2
news_bot