Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
2019 ел ТАССР төзелүнең 100 еллыгына әзерлекнең мөһим этабы булачак
Татарстан Президенты яшьләрне республика юбилеен бәйрәм итүгә актив җәлеп итәргә кушты.
(Казан, 24 сентябрь, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). 2019 ел Татарстан Республикасы төзелүнең 100 еллыгына әзерлекнең мөһим этабы булырга тиеш. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык Юлламасында хәбәр итте.
“Татарстан үзенең үткәненә һәрвакыт игътибарлы булып кала. 1920 елда Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) барлыкка килү бик мөһим тарихи вакыйга булды. Быелның апрель аенда Россия Федерациясе Президентының "Татарстан Республикасы оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итү” турында указ чыкты", - диде үзенең чыгышында Рөстәм Миңнеханов.
ТР Президенты дәүләт хакимияте органнары һәм иҗтимагый оешма вәкилләренә үз эшләрендә Татарстанның тарихын һәм үсешен чагылдыручы материалларны актив кулланырга киңәш итте. “Беренче чиратта яшьләргә игътибар бирергә, бу эшкә аларны да җәлеп итәргә кирәк. Һәр вакыйганы, республика уңышына үзләреннән өлеш кертүчеләрнең исемен истә тоту мөһим”, - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз