news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2019 ел Россиядә Театр елы дип игълан ителде

Театр елын уздыру турындагы указны Россия Президенты Владимир Путин имзалаган.

(Казан, 28 апрель, “Татар-информ”). 2019 ел Россиядә Театр елы итеп игълан ителде. Театр елын уздыру турындагы указны Россия Президенты Владимир Путин имзалады. Бу хакта Кремльнең рәсми портлында басылган документ текстында әйтелгән.

“Театр сәнгатен алга таба үстерү максатыннан Россия Федерациясендә 2019 елны Театр елы итеп уздырырга”, - диелгән указда.

Россия хөкүмәте Театр елын уздыру буенча 1 июньгә кадәр оештыру комитеты булдырырга һәм төп чаралар планын расларга тиеш. Ил субъектларында башкарма хөкүмәт органнарына Театр елы кысаларында чаралар уздыру тәкъдим ителә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100