news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2019 ел имтиханнары буенча БДИ уздыру пунктларына биремнәрне Интернет аша җибәрәчәкләр

Бердәм дәүләт һәм төп дәүләт имтиханнарын оештыру һәм аларның эчтәлеге 2019 уку елында сизелерлек үзгәрешләр кичермәячәк.

(Казан, 2 декабрь, “Татар-информ”). 2019 елда имтихан материалларын БДИ уздыру пунктларына Интернет аша җибәрү пилот технологиясен кертү планлаштырыла. 2020 елда яңа технология саклана торган дисктагы контроль-үлчәү материалларын тулысынча алыштырачак. Бу хакта Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәте хәбәр итә.

“11нче сыйныф укучыларының бердәм дәүләт имтиханнары һәм тугызынчылар өчен төп дәүләт имтиханнары быелгы уку елында сизелерлек үзгәрешләр кичермәячәк”, - дип әйтелгән күзәтчелеге федераль хезмәте хәбәрендә.

Шул ук вакытта 2019 елда БДИ предметларына беренче тапкыр кытай теле өстәлә. Тугызынчылар рус теленнән йомгаклау әңгәмәсе тапшырачак, төп уздыру вакыты 13 февральгә билгеләнгән.

Ведомствода шулай ук БДИда контроль-үлчәү материалларында бераз үзгәреш булуы әйтелгән.

Быел йомгаклау сочинениесендә: “Отцы и дети”, “Мечта и реальность”, “Месть и великодушие”, “Искусство и ремесло”, “Доброта и жестокость” юнәлешләре алынган. Аның төп уздыру вакыты итеп 5 декабрь билгеләнгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100