news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2019 ел ахырында Татарстанда уртача хезмәт хакы 36 мең сум булган

Төбәктә авыл хуҗалыгы һәм җәмәгать туклануы предприятиеләрендә хезмәт хаклары түбән килеш калган.

2019 ел ахырында Татарстанда уртача хезмәт хакы 36 мең сум булган
архив

(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстан хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча Идел буе федераль округында Пермь краеннан соң икенче урында тора. Бу хакта журналистларга Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

«2019 елның гыйнвар-октябрь айларында төбәктә хезмәт хакы 6 процентка диярлек арткан һәм 36 мең 357 сум булган. Безнең өчен элеккечә тармаклар арасында хезмәт хакы дисбалансы мәсьәләсе актуаль булып кала. Кызганычка, авыл хуҗалыгында хезмәт хаклары түбән. Узган ел биредә уртача хезмәт хакы 8,9 процентка арткан, әмма шулай да тармактагы уртача хезмәт хакы күләме 23,5 мең сум тәшкил итә», — диде ул.

Кунакханә хуҗалыгы өлкәсендә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләрендә хезмәт хаклары дәрәҗәсе шулай ук түбән. Аларда 2019 ел башына 99 млн сум бурыч җыелган. Ел ахырына бурыч кимегән һәм 74 млн сум булган.

«Төп бурыч банкротлыкка чыккан предприятиеләрдә, шуларның иң зурысы Казан синтетик каучук заводында теркәлгән. Аңа бурычның якынча 65 проценты туры килә. Без предприятиеләрне тыңлыйбыз һәм салым хезмәте белән хезмәттәшлек итәбез. Ел дәвамында территориаль комиссияләрдә 7527 предприятие вәкилләре тыңланды һәм хезмәт хакының минималь күләменнән түбәнрәк түләгән 3407 предприятие (45 проценты) ачыкланды. 9033 хезмәткәргә 4 млн сумга якын акча күчерелде», — диде Эльмира Зарипова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100