news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2019-2020 уку елында Казанда мәктәп укучылары саны 21 меңгә артачак

Әлеге мәгълүматларны Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин башкала мэрына традицион еллык хисап вакытында җиткерде.

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). 2019-2020 уку елында Казанда мәктәп укучылары саны 21 меңгә артачак (18 процентка). Өч елдан соң мәктәптә укучылар саны 135,6 мең булачак, хәзер исә укучылар 114,8 мең. Әлеге мәгълүматларны Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин башкала мэры Илсур Метшинга традицион еллык хисап вакытында җиткерде. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүгенге көндә мәгариф өлкәсендә төп киеренкелек мәктәпләр җитмәү белән бәйле, дип билгеләп үтте ул чыгышында. Илсур Һадиуллин игътибарны 14 процент укучының икенче сменада укуына юнәлтте. Казанның 68 мәктәбендә укыту ике сменада бара. Федераль программа нигезендә Россия мәктәпләрендә барлык укучыларны 2025 елга бер сменалы укытуга күчерү ниятләнә. Хәзер башкалада һәркайсы 1224 урынга исәпләнгән ике мәктәп төзелә –- 2нче Азино урамында һәм «Җиденче күк» торак комплексында. Моннан тыш, 2020 елда республика программасы кысаларында 4 мәктәп төзү планлаштырыла. И.Һадиуллин мәктәпләрнең бер өлеше инвесторлар акчаларына салынуына өметен белдерде.

Балаларны мәктәпкәчә белем белән колачлау Казанда 75 процент тәшкил итә - бу республика (71 процент) һәм Россия күрсәткечләренә (64 процент) караганда да күбрәк.  Балалар бакчасына яшь ярымнан өч яшькә кадәр 18 мең бала чиратта тора. Бу, билгеле, балалар күп туу белән бәйле. 2016 елда Казанда 24564 бала аваз салган, бу 2015 ел белән чагыштырганда 501сабыйга күбрәк сан.

Узган елда  1140 урынга исәпләнгән 5 балалар бакчасы сафка бастырылган. Шуларның өчесе «Кояшлы шәһәрдә» һәм икесе – «Салават күперендә».
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100