news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2018 елның маеннан бирле беренче тапкыр евро бәясе 70 сумнан төште

Евро курсы 69,96 сумны тәшкил итә, доллар 63 сумг чамасы тора.

2018 елның маеннан бирле беренче тапкыр евро бәясе 70 сумнан төште
Егор Никитин

(Казан, 25 июль, “Татар-информ”). Пәнҗешәмбе көнне “Мәскәү биржасында” сатулар барышында евро бәясе 70 сумнан төшкән. Евро 2018 елның 4 маеннан бирле беренче тапкыр шушы күрсәткечтән кимегән. Ә доллар якынча 63 сумга сатыла. Бу хакта "Интерфакс" агентлыгы хәбәр итә.

15:30 сәгатьтә евро курсы 69,96 сум булган. Ул алдагы көнне ябылу дәрәҗәсеннән 53,25 тиенгә төшкән. Ә доллар 63,02 сумга сатыла, бу алдагы көннән 27,75 тиенгә ким.

"Интерфакс" экспертлары фикеренчә, көндезге сатуларда сум еврога карата ныгыган. Хәзер төп ставкалар элеккегечә яки 2020 елның беренче яртыеллыгына кадәр булса да түбәнрәк дәрәҗәдә сакланыр дип көтелә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100