Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
2018 елның җәендә россиялеләр банкларда дистанцион рәвештә счетлар ача алачаклар
Яңа механизмны гамәлгә керткәндә гражданнарның шәхси мәгълүматларын саклауга аеруча игътибар биреләчәк.
(Казан, 27 декабрь, "Татар-информ"). России гражданнары инде 2018 елның җәендә үк банкларда дистанцион рәвештә счетлар ача алачаклар. Физик затлар өчен яңа механизмны гамәлгә кертү турындагы канун бүген Федерация Советы тарафыннан хупланган. Бу хакта РИА Новости Россия Үзәк банкына сылтама белән җиткерә.
Идентификация процедурасы физик затларга читтән торып, теләсә кайсы банкта дистанцион рәвештә банк хезмәтләрен куллану мөмкинлеген бирә. Аның өчен банк клиентына банкта шәхсән үзе катнашында бер тапкыр идентификация үтү кирәк булачак. Анда аны Бердәм идентификация һәм аутентификация системасына (ЕСИА) теркиячәкләр, биометрик үрнәкләрен алачаклар һәм аларны бердәм биометрик системага җибәрәчәкләр. Аннан клиентка банк хезмәтләрен алу өчен әлеге системада авторизация үтәргә һәм үз мәгълүматларын расларга кирәк булачак.
Түләүсез процедуралар банк клиенты рөхсәте белән генә үткәрелергә мөмкин. Шулай ук яңа механизмны гамәлгә керткәндә аеруча гражданнарның шәхси мәгълүматларын саклауга игътибар биреләчәк.
Закон рәсми рәвештә басылып чыккач, 6 айдан соң үз көченә керәчәк, дип хәбәр итә Россия Үзәк банкы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз