news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2018 елның алты аенда Үзбәкстаннан килгән 10 мең кеше Россия гражданлыгы алган

Агымдагы елның гыйнвар-июнь айларында 2,2 миллионнан артык Үзбәкстан гражданы миграция теркәлүе узарга куелган.

(Казан, 23 сентябрь, "Татар-информ"). 2018 елның беренче ярты елында 10 меңгә якын үзбәкстанлы Россия гражданлыгы алган. Бу турыда Россия Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына сылтама белән CA-NEWS хәбәр итә.

Агымдагы елның гыйнвар-июнь айларында 2,2 миллионнан артык Үзбәкстан гражданы миграция теркәлүе узуга куелган. Бу чорда Россиядә 1,1 миллионнан артык үзбәкстанлы хезмәт эшчәнлеге белән шөгыльләнгән, 10 мең чамасы кеше мәгариф учреждениеләрендә укыган, 4 меңе илгә турист буларак килгәннәр.

  • Рәсми мәгълүматларга караганда,  2017 елда Үзбәкстаннан килүчеләр Россия гражданлыгын башка илләрдән килүчеләргә караганда ешрак алган һәм бу уңайдан беренче бишлеккә кергән. 2017 елда андый илләр исемлегендә Украина (85,1 мең кеше), Казахстан (40,7 мең), Таҗикстан (29 мең) һәм Әрмәнстан (25,1 мең) да бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100