news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2018 елның ахырыннан Казан халкы күп функцияле үзәк хезмәткәрләрен өйгә чакыра ала

Казанда яшәүче льготалары булган гражданнарга хезмәт “Минем документлар” офисы хезмәткәрләре тарафыннан бушлай күрсәтелә.

2018 елның ахырыннан Казан халкы күп функцияле үзәк хезмәткәрләрен өйгә чакыра ала
архив/Султан Исхаков

(Казан, 12 февраль, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). 2018 елның ахырыннан Казан халкы күп функцияле үзәк хезмәткәрләрен өйгә чакыра ала. Бүген бу хакта ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта Татарстанның Күп функцияле үзәкләр (КФҮ) директоры Ленара Мозаффарова хәбәр итте.

“Узган елның ахырында күп функцияле үзәкләрдә (КФҮ) гариза бирүчеләргә күчмә кабул итү хезмәте булдырылды. Әлеге вакытта бу функция белән Казан халкы гына куллана ала. Күчмә кабул итү хезмәте льготалары булган гражданнар өчен түләүле дә, бушлай да була ала”, - дип аңлатты Ленара Мозаффарова.

Аның сүзләренчә, яңа хезмәттән файдалану өчен, республика халкына әүвәл күп функцияле үзәккә шалтыратырга һәм өйгә килсеннәр өчен, гариза тутырып, квитанция түләргә кирәк.

“Күп функцияле үзәк хезмәткәрләре документларны кабул итү яки, киресенчә, әзер документларны тапшыру өчен, сөйләшенгән вакытта сөйләшенгән урынга киләчәк. Бу эш белән мәшгуль һәм хәрәкәтләнү мөмкинлеге ничек тә булса чикләнгән халык өчен бик уңайлы вариант”, - диде Ленара Мозаффарова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100