news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2018 елның 1 июленә Татарстанда дәүләт программаларына 213 млрд 300 млн сум акча тотылган

2018 елда республикада 31 дәүләт программасы гамәлгә ашырыла.

(Казан, 28 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). 2018 елның 1 июленә дәүләт программалары 213 млрд 300 млн сум күләмендә финансланган. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР Премьер-министры Алексей Песошин хәбәр итте.

Ул быел республикада 31 дәүләт программасы гамәлгә ашырылуын әйтте. Бу программаларга чыгымнар республика бюджетының гомуми күләменнән 96,1 процент тәшкил итә. "2018 елга дәүләт программалары өчен 254 млрд 600 млн сум акча планлаштырылган. Шул исәптән, федераль бюджеттан 29,3 млрд сум (11 процент), республика казнасыннан 160,9 млрд сум (63,2 процент), 3,3 млрд сумы җирле бюджет (1,3 процент). Бюджеттан тыш чыганаклар 61 млрд сумнан гыйбарәт (24 процент).

2018 елның 1 июленә дәүләт программаларын финанслау күләме 213 млрд 300 млн сумга тәңгәл. Дәүләт программалары кысаларында, социаль инфраструктура объектларын төзү, ремонтлау, төзекләндерү буенча 38 республика программасы гамәлгә ашырыла, моңа 42 млрд сум акча каралган", - дип белдерде Алексей Песошин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100