news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2018 елгы «Тоталь диктант» текстын Гүзәл Яхина әзерли

2018 елда «Тоталь диктант» акциясе 14 апрельдә 80 илдә уздырылачак.

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). 2018 елгы «Тоталь диктант» текстын Казанда туып үскән язучы - «Зөләйха күзләрен ача» романы авторы Гүзәл Яхина әзерли. Бүген бу хакта «Тоталь диктант» мәдәни акциясе буенча ТАССта уздырылган матбугат конференциясендә проект авторы Ольга Ребковец хәбәр иткән.

Брифингта катнашкан матбугат чаралары билгеләп үткәнчә, Гүзәл Яхина үзенең төрле елларда бу проект өчен текст язган Евгений Водолазкин, Алексей Иванов һәм Леонид Юзефовичлар белән бер рәттә булуын зур уңыш дип бәяләгән. «Ул диктант текстларының үзенең «Дети мои» исемле яңа романына кергәнен билгеләп үткән. Өзекләр «Иртә», «Көндез» һәм «Кич» дип атала. Аларда авыл укытучысы Яков Иванович Бах турында сүз бара”, - дигән.

Искәртеп үтәбез, 2018 елда «Тоталь диктант» акциясе 14 апрельдә 80 илдә уздырылачак. Быелгы «Тоталь диктант» башкаласы әлегә билгеле түгел. Җиңүче шәһәр 2018 елның 27 январендә билгеләнәчәк.

Мәгълүмат өчен. Гүзәл Яхина – Мәскәүдә туып үскән Казан язучысы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, “Большая премия” лауреаты. Аның «Зөләйха күзләрен ача» романы егермеләп телгә тәрҗемә ителде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100