news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2018 елгы сайлау кампаниясе хатын-кызлар саны буенча рекорд куйды

Хатын-кызларның ил белән идарә итәргә теләве бөтен дөньяга хас тенденциягә әверелде, дип саный Үзәк сайлау комиссиясе сәркатибе Майя Гришина.

2018 елгы сайлау кампаниясе хатын-кызлар саны буенча рекорд куйды
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). 2018 елгы сайлау кампаниясе үзләрен ил башлыгы кәнәфиендә күрергә теләгән хатын-кызлар саны буенча рекорд куйды, дип хәбәр итә Russia Today, Үзәк сайлау комиссиясе сәркатибе Майя Гришинага сылтама ясап.

Хәзерге вакытта сайлауларда катнашу өчен ике кандидат теркәлгән, унөче имзалар җыя, дип искәртте ул.

«Әлеге 13 кандидат арасыннан Собчак, Гордон, Лисицына, Волынец, Агурбаш имзалар җыя. Әлбәттә, бу 50 процент түгел әле, әмма шуңа якынлашып киләбез», - диде Үзәк сайлау комиссиясе сәркатибе.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100