news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты матчларына билетлар кабат сатыла башлады

5 декабрьдән 31 гыйнварга кадәр җанатарларга билетларны очраклы жирәбә ярдәмендә сатып алу мөмкинлеге тудырыла.

2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты матчларына билетлар кабат сатыла башлады
Ильнар Тухбатов

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Бүген 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты матчларына билетлар сатуның икенче этабы старт алды. Бу хакта чемпионатның туристлык порталында хәбәр ителә.

Икенче этапның беренче периоды (5 декабрьдән 31 гыйнварга кадәр) барышында футбол сөючеләргә билетларны очраклы жирәбә ярдәмендә сатып алу мөмкинлеге тудырыла, шуннан соң билетларны сату чират тәртибендә дәвам итәчәк (13 марттан 3 апрельгә кадәр).

Беренче этап нәтиҗәләре буенча барлыгы 742 760 билет сатылган. Сатылган билетларның саны буенча Россия әйдәп бара. АКШ, Бразилия, Германия, Кытай һәм башка илләрдә дә чемпионатка карата кызыксыну югары.

2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты Россиядә 14 июньнән 15 июльгә кадәр уза. Матчларны илебезнең 11 шәһәре кабул итәчәк. Казанда төркем этабы матчларында Франция, Австралия, Испания, Иран, Германия, Көньяк Корея, Польша һәм Колумбия җыелма командалары уйный. 

news_right_1
news_right_2
news_bot