news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2018 елгы дөнья чемпионатында Россия җыелма командасының көндәшләре билгеле булды

Мәскәүдә Россия шәһәрләрендә узачак чемпионатның жирәбәсе узды.

(Казан, 1 декабрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Бүген Мәскәүдә 2018 елда Россия шәһәрләрендә узачак футбол буенча дөнья чемпионатының жирәбәсе уздырылды. Чемпионатта катнашачак 32 команда төркем этабындагы көндәшләрен белде.

Хуҗалар буларак Россия футбол җыелмасы “А” төркемендә чыгыш ясый. Аның көндәшләре – Согуд Гарәбстаны, Мисыр һәм Уругвай командалары.

Шулай итеп, 14 июньдә, ачылыш матчында, Россия футболчылары Мәскәүнең “Лужники” стадионында Согуд Гарәбстаны җыелма командасы белән очраша. Икенче тур көндәше – Мисыр җыелмасына каршы уен 19 июньдә Санкт-Петербургта, төркемдәге соңгы уен 25 июньдә Уругвай командасына каршы Самарада уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100