Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
2018 елгы дөнья чемпионатына түләүсез поездлар графигы 15 декабрьдән соң басылып чыгачак
2018 елгы дөнья чемпионаты Транспорт дирекциясе вәкиле сүзләренчә, чемпионат вакытында түләүсез поездлар 570тән дә ким булмаячак.
(Казан, 12 декабрь, "Татар-информ"). 2018 елгы дөнья чемпионатына аккредитацияләнгән җанатарлар өчен матчлар узучы шәһәрләр арасында йөриячәк түләүсез поездлар җәдвалы 15 декабрьдән соң басылып чыгачак. Бу хакта Туриндустрия профессионаллары форумында “2018 елгы дөнья чемпионаты транспорт дирекциясе”нең пассажирлар ташу һәм планлаштыру департаменты директоры Александр Демидов җиткерде, дип хәбәр итә “Российская газета”.
Ул чемпионат вакытында түләүсез поездлар 570тән дә ким булмаячак, дип белдергән. Хәзерге вакытта, мәсәлән, “Сапсан”нарның түләүсез булбулмау мәсьәләсе хәл ителә.
“Интурист-Томас Кук” компаниясе генераль директоры Леонид Мармер сүзләренчә, Мәскәүгә гадәти туристик агымдагы 20 миллион кешедән тыш футбол матчларына да миллион чамасы пассажир киләчәк.
“2018 елда Мәскәүгә басым нык булачак. Дүрт аэропорт 2018 елгы дөнья чемпионатында катнашучыларны, сигез вокзал җанатарларны кабул итәчәк. Кайсылары Мәскәү аша берничә тапкыр үтәчәк: Санкт-Петербургтан яки Калининградтан Казанга баручылар, мәсәлән, башкала аша узарга мөмкин”, – дип аңлаткан Леонид Мармер.
Аэропортларда чит ил җанатарлары өчен мәгълүмат үзәкләре булдыру начар булмас иде, дип тә өстәгән ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз