news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2018 елгы Дөнья чемпионатына Казан гидларына биш чит тел өйрәтәләр

Татарстан туризм буенча Дәүләт комитеты җитәкчесе “специфик командалар” килгән очракта “аларның туган телендә” гидлар әзерләргә вәгъдә итте.

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Футбол буенча 2018 елгы Дөнья чемпионатына Казан гид-экскурсоводлары өчен биш телдә укулар оештырылган, ул – инглиз, кытай, гарәп, немец һәм испан телләре. Бу хакта Татарстанның туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов сүзләренә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

База экскурсион программасы рус, инглиз һәм татар телләрендә булачак, шул ук вакытта “специфик командалар” өчен “аларның туган телендә сөйләшә торган” гидлар әзерләүне оештырырга әзер, дип билгеләп үтте ул.

Туристларның һәм җанатарларның уеннардан тыш, Казан Кремлендә, Иске Татар бистәсендә, Зөя утрау-шәһәрчегендә, Болгар музей-тыюлыгында булуы, шулай ук татар халык ашларын авыз итүләре көтелә.

“Илнең, төбәкләрнең барлык байлыгын, кунакчыллык традицияләрен, безнең мәдәниятне, аш-суларны, инфраструктураны күрсәтү бурычы куела, бу вакыйга аша безнең ил һәм Татарстан бөтен дөньяга ачылырга тиеш”, - диде Татарстанның туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе.

Казан футбол буенча чемпионатның алты матчын кабул итәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100