Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
2018 елгы Дөнья чемпионаты вакытында стадионнар янында хәмер сату тыелырга мөмкин
Ярышлар барган объектлардан ике чакрым ераклыкта спиртлы эчемлекләр сатуны туктатып тору киңәш ителә.
(Казан, 6 июнь, "Татар-информ"). Россиянең Эчке эшләр минстрлыгы футбол буенча FIFA-2018 Дөнья чемпионатын кабул итүче шәһәр хакимиятләренә ярышлар узучы объектлардан 500 метрдан – 2 чакрым ералыкта вакытлыча спиртлы эчемлекләрне сатуны туктатып торырга киңәш итә, дип белдерде RNS.
Илнең Эчке эшләр министрлыгының Халыкара һәм массакүләм спорт чаралары вакытында иминлек белән тәэмин итү идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Антон Гусев сөйләгәнчә, матчлар һәм башка күләмле чаралар уздырган көннәрдә хәмер сатуны туктатып тору тәкъдим ителде.
Шулай ук, пыяла шешәдәге теләсә-нинди эчемлекләрне стадионнарга һәм фан-зоналарга алып керү тыелган, дип билгеләп үтте ул.
Искәртеп үтәбез, Казанда узачак FIFA-2017 Конфедерацияләр кубогы уеннары вакытында исерткеч эчемлек сатуны һәм куллануны чикләячәкләр. Уен көннәрендә рестораннардан кала, спиртлы эчемлекләр сатуны бар җирдә дә тыячаклар, сырага һәм сыра эчемлекләренә генә искәрмә ясаячаклар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз