news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2018 елгы Дөнья Чемпионаты җанатарлары музейларга һәм театрларга ташламалар алачак

Ташламалар булдыру һәм аларның күләме Чемпионатны кабул итүче шәһәрләрдә хәл ителә.

(Казан, 11 май, “Татар-информ”). 2018 елгы Дөнья Чемпионаты матчларын кабул итүче төбәкләргә җанатарлар өчен музейларга һәм театрларга ташламалар булдыру мәсьәләсен хәл итү турында күрсәтмә бирелде, дип яза “Известия”.

Әлеге күрсәтмәне Россия Федерациясе Хөкүмәте вице-премьеры Виталий Мутко бирде. Карарны хәл итүнең нечкәлекләре әлегә билгеле түгел. Моннан тыш, мәдәни оешмаларга керү өчен ташламалар Fun-ID, ягъни Җанатар паспорты буенча биреләчәк.

  • 2018 елгы Дөнья Чемпионаты матчларын уздыручы шәһәрләргә 2,5 миллион турист килүе көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100