news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2018 елгы дөнья чемпионаты алдыннан Казан сайты 10 телдә эшли башлады

Интернет-ресурс мундиаль вакытында транспорт, гомуми туклану урыннары, вокзаллар, кунакханәләр эшчәнлеге хакында тулы мәгълүматка ия.

(Казан, 29 гыйнвар, “Татар-информ”, Ольга Голыжбина). Бүген Челтәрдә Футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионатын оештыручы шәһәр буларак, Казанда сәламләү сайты эшли башлады. Интернет-ресурс 10 телдә эшли һәм мундиаль вакытында транспорт, гомуми туклану урыннары, вокзаллар, кунакханәләр эшчәнлеге хакында тулы мәгълүматка ия.

Сайт картасында дүрт төп бүлек бар. “Җанатар гиды” бүлегендә чемпионат кунаклары Казанда, “Казань-арена”да узачак матчлар, шулай ук җанатар паспортлары (FAN ID) бирү шартлары һәм үзәкләре турында мәгълүмат бирә.

“Рәхим итегез” бүлегендә җанатарлар Казан, Зөя утрау-шәһәрчеге, борынгы Болгар, Раифа һәм туристларны кызыксындырырдай башка истәлекле урыннар хакында белә ала.

Сайтта шулай ук Татарстан башкаласындагы иң яхшы кунакханәләр, милли ризыклы рестораннар һәм сувенир кибетләре турында да мәгълүмат җитәрлек.

Кунакларга сайтта шәхси туристик маршрутлар төзергә ярдәм итәләр. kzn2018.com туристларга топ-10 киңәш бирә. Сайт авторлары Татарстан башкаласына килүчеләргә Казан Кремлендә Сөембикә-ханбикә манарасына сөялеп, теләк теләргә, Бауман урамында танылган Казан мәчесенең корсагын сыйпарга, синхрон тәрҗемә белән татар телендәге тамашаны карарга киңәш итә.

Сайтның тагын бер бүлеге “Фан-фест” дип атала. Анда “Казан” гаилә үзәге янында узачак FIFA җанатары фестивале турында мәгълүмат тупланган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot