news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2018 елгы чемпионат вакытында Казанда Җанатарлар фестивален 1 миллион кеше тамаша кылачак

«Казан» Гаилә үзәге территориясендә матчлар трансляциясе, иҗат коллективлары чыгышы һәм футбол фристайлы буенча мастер-класслар оештырыла.

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында Казанда Җанатарлар фестивален 1 миллионнан артык кеше тамаша кылачак. Мэриядә узган «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов шул хакта хәбәр итте.

«Җанатарлар фестивале – гаять зур парк ул. Анда мундиальнең барлык матчларын, шулай ук җанатарлар өчен оештырылган күңел ачу чараларын тамаша кылу мөмкинлеге тудырылачак. Fan Fest FIFA «Казан» Гаилә үзәге территориясендә уза», - дип искәртте ул.

«Казан» Гаилә үзәге территориясе биш зонага бүленәчәк. Беренче зонада зур экран куелган төп сәхнә урнаштырыла. Матчлар трансляциясеннән тыш, анда Казан һәм Татарстанның иҗат коллективлары да чыгыш ясаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot