Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2018 елгы чемпионат вакытында Казан дары заводында куркыныч производствоны туктаталар
Куркыныч цехлар хезмәткәрләре түләүле ялга җибәреләчәк яки куркынычсыз участокларга күчереләчәк.
(Казан, 27 апрель, “Татар-информ”). 2018 елгы чемпионат вакытында Казан дары заводында куркыныч производствоны туктаталар. Алар предприятиедә барлык җитештерүнең якынча 70 процентын били. Ике төп цехта эш вакытлыча туктатылачак. Бу хакта заводның генераль директоры беренче урынбасары Илдус Сәмитов белдерде.
“Безнең Ростехнадзор белән расланган план бар. Ул Куркынычсызлык федераль хезмәт җитәкли торган штабка тапшырылган”, - дип билгеләп үтте ул.
Аның сүзләренчә, калган 30 процентны били торган куркынычсыз участоклар элеккеге режим буенча эшләячәк.
Бу вакытта куркыныч производство хезмәткәрләре алдан график буенча төзелгән түләүле ялда булачак, ә калганнар куркынычсыз производствога күчереләчәк”, - диде Илдус Сәмитов.
Шулай ук генераль директорның беренче урынбасары узган елның март аенда булган янгын турында искәртте. Аның сүзләренчә, тәҗрибә производствоны туктатырга кирәклеген күрсәтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз