news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2018 елгы БДИгә ничек итеп дөрес әзерләнергә кирәклеген сөйләячәкләр

Бу тапшыру язмаларын Рособрнадзорның Youtube каналыннан табып карарга була.

(Казан, 23 октябрь, "Татар-информ"). Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәте һәм Иҗтимагый телевидение кабаттан «О ЕГЭ предметно» тапшырулар циклын башлап җибәрә. Бу хакта "Башинформ" яза.

Быел программа туры эфирда дүшәмбе 17.30 сәгатьтә чыгачак. “Башинформ” язганча, беренче эфир 23 октябрьгә планлаштырылган, анда Рособрнадзорның гомуми белем бирү сыйфатын бәяләү идарәсе башлыгы Игорь Круглинский катнашачак. Ул БДИ-2018 оештыру һәм куллану яңа технологияләр турында сөйләячәк.

Рособрнадзор һәм беренче тапкыр мәктәп укытучылары 13 тапшыруда бердәм дәүләт имтиханын уңышлы тапшыру өчен ничек әзерләнергә, нәрсәгә игътибар итәргә, нинди типик хаталар очрый, нинди яңа биремнәр булачагы хакында сөйләячәк. Шулай ук тмашачыларның сорауларына җавап бирәчәкләр.

Алдагы елда кебек бу тапшыру язмаларын Рособрнадзорның Youtube каналыннан табып карарга була. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100