news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2018 елгы Бөтенроссия авыл Сабан туен уздыру буенча беренче утырыш үтәчәк

Утырыш 3 октябрьгә билгеләнгән.

(Казан, 1 октябрь, "Татар-информ"). 3 октябрьдә 2018 елгы Бөтенроссия авыл Сабан туен уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырыш булачак.

Ул Курган өлкәсе һәм җирле татар җәмгыяте вәкилләре катнашында өлкә Хөкүмәте бинасында узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел VIII Бөтенроссия авыл Сабан туе Пенза өлкәсе Урта Әләзән авылында узды.

news_right_1
news_right_2
news_bot