news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2018 елга торак бәяләренең ничек үзгәрүе билгеле булган

Экспертлар фаразы буенча, Россиядә фатирларга бәяләр яңа төзелешләрдә үсәчәк, ә икенчел торак арзанаячак.

2018 елга торак бәяләренең ничек үзгәрүе билгеле булган
Александр Эшкинин

(Казан, 8 гыйнвар, “Татар-информ”). 2018 елда Россиядә фатирларга бәяләр яңа төзелешләрдә үсәчәк, ә икенчел торак арзанаячак. Бу хакта “Известия” яза.

Дәүләт федераль статистика хезмәте мәгълүматлары буенча, узган елның өченче кварталында торакка бәяләр 6 процент чамасы үскән. Алга таба бәяләр кинәт кенә үсмәячәк, инфляциягә бәйле булачак, дип белдерә экспертлар.

Башкортстанда, мәсәлән, барлык типтагы фатирларларда уртача бер квадрат метрның бәясе узган елның өченче кварталында 51,9 мең сумлап булган. Икенчел торакка — 48,8 мең сум. Яхшыртылган фатирларныкы - 56,9 мең сум торган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot