news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2018 елга дини календарь дөнья күрде

“Хозур” нәшрияты әзерләгән басмада пәйгамбәрләр тарихыннан гыйбрәтле вакыйгалар да урын ала.

(Казан, 25 декабрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән, тикшерелгән календарь – «Дини тәкъвим – 2018» дөнья күрде. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Календарьне “Хозур” нәшрият йорты туплады һәм нәшер итте. Китап милади һәм һиҗри буенча көннәр исәбен, төбәкләр өчен намаз вакытларын үз эченә алган тәкъвим булып тора. Басмада дини бәйрәмнәрнең даталары, гакыйдә, фикһ, пәйгамбәрләр тарихыннан гыйбрәтле вакыйгалар, күренекле татар руханиларының биографияләре, дога кылу үрнәкләре, төрле нәсыйхәтләр урын алган, ди проект авторлары.

news_right_1
news_right_2
news_bot