news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2018 елдан Татарстанда ындыр табакларын капиталь ремонтлау программасы башлана

Республика программасы кысаларында, 373 миллион сумга 130лап ындыр табагын ремонтлау планлаштырыла.

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ», Динара Сираҗиева). 2018 елдан Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагында ашлык саклый торган ындыр табакларына капиталь ремонт үткәрү программасы башлана, дип хәбәр итә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы.

Республика программасы кысаларында, 373,2 миллион сумга 127 ындыр табагын ремонтлау планлаштырыла.

Яңа программа ашлык саклау шартларын яхшырту һәм аның товар сыйфатын саклауга ярдәм итәр дип көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot