news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2018 елдан "Ана капиталы"н айлык түләүләр формасында алып булачак

Ул балага яшь ярым булганчы бирелә.

2018 елдан "Ана капиталы"н айлык түләүләр формасында алып булачак
Султан Исхаков

(Казан, 27 декабрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). 2018 елдан балалы гаиләләргә ярдәм йөзеннән берничә программа гамәлгә ашырылачак. Беренчедән, “Ана капиталы” 2021 елның 31 декабренә кадәр озайтылса, икенчедән, “капитал”ны мәктәпкәчә белем алуга юнәлтүдә өч еллык мораторий алына һәм соңгысы – “Ана капиталы”н өлешләп алып булу мөмкинлеге. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлк идарәчесе урынбасары Асия  Вәлиуллина хәбәр итте.

“Россиядә даими яшәүче гаиләләр, 2018 елның 1 гыйнварыннан соң икенче бала туган яки уллыкка алынган очракта, “Ана капиталы”н бала яшь ярымга җиткәнче айлык түләүләр итеп алырга мөмкин. Әмма моңа бары тик хезмәткә яраклы яшьтәге халыкның уртача кереме яшәү минимумыннан 1,5 тапкырга артмаган гаиләләр генә дәгъва кыла. Бу – Татарстанда кеше башына 13713 сум дигән сүз. Җан башына караган уртача керемне исәпләгәндә гаилә әгъзаларының 12 ай эчендә алынган барлык кереме исәпкә алына, – диде урынбасар.

“Ана капиталы” хисабыннан гаиләдәге икенче балага түләнә торган сумма, гаиләдәге беренче балага тәгаенләнгән яңа түләү кебек үк, 8490 сумны тәшкил итә.

“Кайбер гаиләләрнең торыр урыны бар яки әлегә фатир алырга уйламыйлар, ә көнлек чыгымнарга, әйтик ипи-сөт алырга акчасы җитми, ди. Шундый гаиләләргә бу мөмкинлек бик кулай булачак. Ә инде берникадәр вакыттан соң, әйтик, ике-дүрт айдан, өстәмә керем барлыкка килеп, “Ана капиталы”ның айлык түләвенә мохтаҗлык калмаса, аны гариза язып, туктата ала. Ә калган сумманы исә, кирәк вакытта ала”, – диде Асия Вәлиуллина “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Түләүләр ай саен гаризада күрсәтелгән счетка күчә. Ул бер елга билгеләнә һәм, балага 1,5 яшь тулганчы алу өчен, документларны кабат җыярга кирәк.

Айлык түләүләргә дәгъва кылу өчен, бала яшь ярымга җиткәнче мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аны җирле пенсия фонды бүлегенә дә, күпфункцияле үзәкләр аша да биреп була. Әлеге түләүләргә ия булу өчен бала туу (яки уллыкка алыну) турындагы таныклык, РФ гражданлыгы, 12 айлык керем турында белешмә, банк реквизитлары кирәк.

“Әгәр түләүләрне алу өчен балага 6 ай тулганчы мөрәҗәгать итсәгез, пособие бала туган көннән алып, башка айлар өчен дә исәпләнә. Әгәр бала туып, 6 ай узганнан соң гына мөрәҗәгать керсә, түләүләр шул мөрәҗәгать көненнән генә билгеләнә, – диде Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе урынбасары  Асия Вәлиуллина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100