news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2018 елда Ураза гаете 15 июньгә билгеләнгән

Рөстәм Миңнеханов карары белән Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре даталары билгеләнгән.

2018 елда Ураза гаете 15 июньгә билгеләнгән
Михаил Захаров

(Казан, 8 май, "Татар-информ"). Рөстәм Миңнеханов карары белән Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре даталары билгеләнгән. 2018 елда Ураза гаете - 15 июньдә, Корбан гаете 21 августта бәйрәм ителә. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия Хезмәт кодексы, “Татарстан бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында”гы закон һәм 2018 елның производство календаре буенча Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре Татарстанда бәйрәм ял көннәре булып исәпләнә. Беренчесе җомга көненә туры килә, икенчесе – сишәмбегә.

Рамазан ае 2018 елда 16 майда башлана, ә беренче тәрәвих намазы Татарстан мәчетләрендә 15 май көнне яңгыраячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot