news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2018 елда туризм Татарстан бюджетына 28 миллиард сумнан артык акча китергән

Нефть тармагы белән беррәттән туризм республика кеременең төп чыганакларыннан берсе булды, дип искәртте ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

2018 елда туризм Татарстан бюджетына 28 миллиард сумнан артык акча китергән
архив/Султан Исхаков

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). 2018 елда туризм Татарстан бюджетына 28 миллиард сумнан артык акча китергән. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР Туризм буенча дәүләт комитеты коллегиясендә шулай дип белдерде.

«Шуны ышанып әйтәм алам: туризм нефть кластеры белән беррәттән республика икътисадының төп тармагы булды. 2018 елда ул 28 миллиард сумнан артык керем китерде. Бу 2017 ел белән чагыштырганда, 37 процентка артыграк», - дип искәртте Мөхәммәтшин.

ТР Дәүләт Советы Рәисе фикеренчә, республиканың туристик потенциалны үстерү өчен уникаль мөмкинлекләре бар. Ул Татарстан Хөкүмәтенең туризм индустриясенә алга таба да ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде.

Шуның белән бергә, республикада эчке туризм җитәрлек дәрәҗәдә үсеш кичермәгән, диде Мөхәммәтшин һәм татарстанлылар белән активрак эшләргә чакырды. Коллегиядә катнашучылар аның әлеге сүзләрен алкышларга күмде.

«Без республиканың эчендә туризмны үстерү белән бик начар шөгыльләнәбез. Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрлеге хакында гына ишетеп белгән меңләгән татарстанлы хәтта Казан Кремлендә дә булмаган! Республикада 4 миллионга якын кеше гомер итә, ә без чит ил туристлары артыннан чабабыз», - диде ТР Дәүләт Советы Рәисе.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100