news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2018 елда Татарстанның 18 муниципаль архивында төзекләндерү эшләре алып барылачак

Киләсе ел ахырына республика 45 муниципаль архивының 38е документларны саклау нормаларына туры китереләчәк, ди Ирада Әюпова.

2018 елда Татарстанның 18 муниципаль архивында төзекләндерү эшләре алып барылачак
Султан Исхаков

(Казан, 25 декабрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). 2018 елда Татарстанның 18 муниципаль архивында төзекләндерү эшләре алып барылачак. Бу хакта бүген Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Ирада Әюпова “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында булып узган матбугат очрашуында белдерде.

Исегезгә төшерәбез, "Татар-информ"да Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының 2017 елгы эшчәнлегенә багышланган матбугат конференциясе узды.

Агымдагы елда елда 16 муниципаль архивта ремонт эшләре узган. Моның өчен Татарстан Президенты карары буенча җәмгысе 50 млн сум акча каралган була. Ирада Әюпова белдергәнчә, Татарстанның Кукмара, Актаныш, Чүпрәле районнары һәм Яр Чаллы шәһәрендәге урнашкан саклаулыклар да игътибарга алынган.

“Бүгенге көндә дәүләт архивының бөтен саклаулыклары янгын куркынычсызлыгы белән тәэмин ителгән, - ди Ирада Әюпова. – Бу архив документларын саклауда иң мөһим юнәлеш булып тора. Борынгы язуларны аерым билгеле бер температурада тоту сорала. Ремонтка кадәр дәүләт архивы киштәләре 55 км сузылган булса, быел ул 10 процентка, ягъни 5 км озынайтылды”.

2018 елда Татарстанның 18 муниципаль архивында ремонт эшләре башкарылачак. Киләсе ел ахырына республика 45 муниципаль архивының 38е документларны саклау нормаларына туры китереләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100