news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2018 елда татарстанлыларның уртача айлык хезмәт хакы 9 процентка диярлек арткан

Узган ел нәтиҗәләре буенча республикада уртача хезмәт хакы 35 мең сум тирәсе тәшкил иткән.

2018 елда татарстанлыларның уртача айлык хезмәт хакы 9 процентка диярлек арткан
Солтан Исхаков, Татар-информ архивы

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Вероника Ваганова). 2018 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда уртача айлык хезмәт хакы 34,9 мең сум тәшкил иткән. Бу 2017 елга караганда 8,6 процентка артыграк. ТР икътисад министры урынбасары Олег Пелевин «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

«Республикада уртача хезмәт хакы 34,9 мең сумга тигез, 2017 ел белән чагыштырганда үсеш 8 процент тәшкил итә», - дип искәртте Олег Пелевин.

Зур предприятиеләрнең күрсәткечләренә караганда, иң югары хезмәт хакы – Югары Осланда. Биредә ул аена 44 мең сум тирәсе тәшкил итә. Исемлекнең азагында – Чүпрәле авылы (22,9 мең сум). 

news_right_1
news_right_2
news_bot