Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
2018 елда татарстанлылар ипотеканы ешрак ала башлаган
Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография Федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе ипотека буенча 120 меңнән артык килешү теркәгән.
(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). 2018 елда Татарстанда ипотека килешүләре саны, 2017 ел белән чагыштырганда, 33 процентка арткан. Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография Федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Азат Җаббаров ведомство коллегиясендә шул хакта хәбәр итте.
«2018 елда кадастр исәбе һәм хокукларны теркәүне сорап мөрәҗәгать итүчеләр саны тотрыклы булды һәм ипотека килешүләре төзүчеләр сизелерлек артты – теркәлгән ипотека килешүләренең гомуми исәбе 33 процентка үсеп, 123 меңгә җитте», - дип искәртте Җаббаров.
2018 елда 8 меңнән артык (2017 елда – 7,3 мең) социаль ипотека килешүе төзелгән.
Ипотека тарафыннан тәэмин ителгән кредитларның гомуми күләме 1,8 триллион сум (2017 елда – 1,5 триллион) тирәсе тәшкил иткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз