news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2018 елда татарстанлылар 140 миллион сум күләмендә торак кадастр бәясе белән килешмәгән

Ел башыннан Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе каршындагы махсус комиссиягә 1000нән артык гариза килгән.

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). 2018 елда татарстанлылар 140 миллион сум күләмендә торак кадастр бәясе белән килешмәгән. Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Артем Костин «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«2018 елда күчемсез милек объектларының кадастр бәясе 140 миллион сумга диярлек кимегән», - дип искәртте Артем Костин.

Ел башыннан алып Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе каршындагы махсус комиссиягә 1000нән артык гариза килгән. Комиссия шуларның 200дән артыгын караган, ә калганнары, гариза бирүчеләр гамәлдәге закон кысаларында карау өчен кирәкле документларның тулы булмаган комплектын тапшырганлыктан, кире кагылган, дип хәбәр итте ул.

Аның сүзләренчә, егермегә якын гариза аларны тапшыручылар файдасына яңадан каралган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100