news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2018 елда Татарстанга рекордлы санда чит ил туристы килгән

Узган елда республикада 350 меңгә якын чит ил кешесе кунак булган.

2018 елда Татарстанга рекордлы санда чит ил туристы килгән
архив/Султан Исхаков

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). 2018 елда Татарстанга 345 мең 757 чит ил туристы килгән. ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов ведомствоның йомгаклау коллегиясе утырышында шулай дип белдерде.

«Татарстан Республикасына килгән чит ил гражданнары саны, 2017 елгы күрсәткеч белән чагыштырганда, 24,3 процентка артты һәм 345 мең 757 кеше тәшкил итте», - дип искәртте Иванов.

Шул ук вакытта 2017 елда Татарстанга чит илләрдән – 278 мең, 2016 елда 250 мең турист килгән.

ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе сүзләренчә, Кытай, Колумбия, Германия, Иран һәм Төркиядән килгән туристлар саны аеруча нык арткан.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot