news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2018 елда Татарстанга чит илләрдән килгән туристлар саны 25 процентка диярлек арткан

Кытай, Колумбия, Германия, Иран һәм Төркия кунаклары сәяхәт итү өчен Татарстанны ешрак сайлый башлаган.

2018 елда Татарстанга чит илләрдән килгән туристлар саны 25 процентка диярлек арткан
Т.Волкова рәсеме

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). Узган ел Татарстанга килгән чит ил гражданнары саны, 2017 ел белән чагыштырганда 24,3 процентка артып, 345 мең 757 кешегә җиткән. 

Туристлар Кытай, Колумбия, Германия, Иран һәм Төркиядән аеруча күп килә.

Үткән ел республикада барлыгы 3,4 миллион кеше кунак булган. Бу 2017 ел белән чагыштырганда 9,6 процентка артыграк.

Туризм өлкәсендә, чиктәш тармакларны да исәпкә алып (туклану, транспорт, сәүдә), күрсәтелгән хезмәтләрнең гомуми күләме 28,3 миллиард сум тәшкил иткән. Бу 2017 елгы күрсәткечтән 37 процентка күбрәк. 

news_right_1
news_right_2
news_bot