news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2018 елда Татарстанда туристлар агымы 10 процентка диярлек арткан

Узган елда республикага 3,4 миллион турист килгән.

2018 елда Татарстанда туристлар агымы 10 процентка диярлек арткан
архив/Михаил Захаров

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). 2018 елда Татарстанда туристлар агымы 2017 ел белән чагыштырганда 9,6 процентка артып, 3,4 миллион кешегә җиткән. ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов ведомствоның йомгаклау коллегиясендә шул хакта хәбәр итте.

«Татарстан Россия төбәкләре арасында туризм өлкәсендә әйдәп баручыларның берсе санала һәм тармак үсешендәге төп күрсәткечләр буенча тотрыклы уңай динамика күрсәтә. 2018 елда Татарстанга 3,4 миллион турист килде. Бу 2017 елгы күрсәткечләрдән 9,6 процентка күбрәк», - дип искәртте Иванов.

Аның сүзләренчә, туристлар арасында «Казан Кремле» музей-тыюлыгы (аның белән 3 миллионга якын кеше танышкан), Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы (520 меңнән артык), Зөя утрау-шәһәрлеге (510 мең) һәм Алабуга (505 мең) аеруча популяр булган.

2018 ел нәтиҗәләре буенча туризм өлкәсендә күрсәтелгән хезмәтләрнең гомуми күләме, ашау-эчү, транспорт, әйбер сатып алуга тотылган чыгымнарны да кертеп, 28,3 миллиард сум тәшкил итәргә тиеш. Бу 2017 ел белән чагыштырганда, 37 процентка диярлек артыграк.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100