news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2018 елда Татарстанда исле газдан үлү очракларының 36 проценты Бөгелмәдә теркәлгән

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы 2018 елда Татарстанда исле газ белән агулануның 22 очрагы теркәлгәнен хәбәр итте.

2018 елда Татарстанда исле газдан үлү очракларының 36 проценты Бөгелмәдә теркәлгән
архив tatar-inform

(Казан, 21 гыйнвар, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). 2018 елда Татарстанда исле газ белән агуланудан зыян күрү очракларының 24,39 проценты, ә исле газдан үлүчеләр санының 36,36 проценты Бөгелмә муниципаль районына туры килә. Бу мәгълүмат Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе мәгълүматларына таянып исәпләнгән.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы 2018 елда Татарстанда исле исле газ белән агулануның 22 очрагы теркәлгәнен хәбәр итте. 

Нәтиҗәдә 41 кеше зыян күргән, 11 кеше һәлак булган, 15 кеше коткарылган. Зыян күрүчеләрнең 10сы (24,39 процент), һәлак булучыларның 4се (36,36 процент) Бөгелмә муниципаль районына туры килә. 

  • Бөгелмә районында Татарстан халкының 2,7 проценты яши (107 мең кеше).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100