news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2018 елда Татарстанда интернет аша алдау очраклары 20 процентка кимегән

2018 елда читтән торып алдауның – 3135, ә 2017 елда 3817 очрагы теркәлгән.

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ», Елена Сәлахова). 2018 елда Татарстанда интернет аша һәм телефон ярдәмендә алдау очраклары 20 процентка кимегән. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында узган матбугат конференциясендә Җинаятьчеләрне эзләү идарәсенең бүлек башлыгы Эдуард Габдрахманов шул хакта хәбәр итте.

Шуңа да карамастан, кешеләр мошенникларның кармагына эләгүен дәвам итә. Еш кына алар башка төбәкләр, мисал өчен, Мәскәүдән торып эш итә.

«Бүген алдау алымнары күптөрле. Төп проблема шунда ки, кешеләр чыганакларны аңлап бетерми һәм алдакчыларга ышануын дәвам итә», - дип искәртте Эдуард Габдрахманов.

Алдау очракларына чик кую өчен, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы республика халкы белән әңгәмәләр үткәрә. Әлеге әңгәмәләр вакытында мошенниклар корган яңа хәйләләр хакында кисәтә.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot