news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2018 елда Татарстанда арендалы торак программасы буенча 730 фатир төзеләчәк

Әлеге программа кысаларында соңгы җиде елда республикада 2743 фатир кулланышка тапшырылды.

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). 2018 елда Татарстанда арендалы торак программасы буенча 730 фатир кулланышка тапшыру көтелә.

 
 
 
ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды тарафыннан тормышка ашырылучы арендалы торак программасы 2010 елда гамәлгә кергән иде.
 
Программа тормышка ашырылган җиде елда гомуми мәйданы 128,9 мең квадрат метрны тәшкил иткән 2743 фатир кулланышка тапшырылды. 2017 елда 387 фатир төзелде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100