news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2018 елда Татарстанда ана капиталына сертификатлары булган гаиләләр саны 264 меңгә җиткән

Ана капиталы программасы ярдәмендә Татарстан Республикасында туучылар саны 20 процентка арткан.

(Казан, 28 декабрь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). 2018 елда Татарстанда 264 мең гаилә ана капиталына сертификат алган. Бүген бу хакта Россия Пенсия фондының региональ бүлеге утырышында бүлек идарәчесе Эдуард Вафин хәбәр итте.

“Ана капиталы программасы гамәлгә ашырыла башлаганнан соң Татарстанда 264 меңнән артык гаилә өстәмә дәүләт ярдәме алды. Бу бик зур күрсәткеч. Ана капиталы программасы барлыкка килгәч Татарстан Республикасында туучы икенче һәм аннан соңгы балалар саны 20 процентка артты”, - диде Эдуард Вафин.

Киләсе индексация 2020 елга планлаштырылган. Моннан соң сертификат суммасы 470 мең 241 сумга кадәр артачак.

Ана капиталы программасы 2021 елның 31 декабренә кадәр эшләячәк. Былтыр дәүләт ярдәме белән 248 мең яшь гаилә файдаланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot