news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
2018 елда Татарстанда 681,4 миллион сумга 11 ресурс үзәге ремонтланачак
Эш бирүчеләргә кирәкле кадрлар әзерләү өчен ресурс үзәкләрен капиталь ремонтлау программасына 2014-2017 елларда 2,7 миллиард сум акча тотылган.
Скопировать ссылку
(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Диана Авакян). 2018 елда Татарстанда 11 ресурс үзәген ремонтлаячаклар. Бу максатларга 681,38 миллион сум акча бүленгән.
Республикада эш бирүчеләргә кирәкле кадрлар әзерләү өчен ресурс үзәкләренә капиталь ремонт үткәрү программасы 2014 елда старт алган иде. Өч елда 31 һөнәри белем бирү оешмасы ремонтланды. Бу максатларга 2,7 миллиард сум акча тотылды.
Яңартылган белем бирү оешмалары нигезендә 2014-2017 елларда 25 ресурс үзәге төзелде.
2018 елда 6 ресурс үзәген оештыру планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2