news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2018 елда Татарстанда 430 урынлы өч балалар бакчасы төзелгән

Балалар бакчалары Түбән Кама, Актаныш һәм Югары Ослан районнарында ачылган.

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). 2018 елда Татарстанда 430 урынлы өч балалар бакчасы төзелгән.

Актаныш районының Пучы авылында – 120, Югары Ослан районының Түбән Моркваши авылында – 50, Түбән Кама шәһәренең 47нче микрорайонында 260 урынлы балалар бакчасы файдалануга тапшырылган.

Моннан тыш, Татарстанда 695 урынлы тагын биш балалар бакчасы төзелә.

Арча шәһәрендә – 140, Кукмара районының Ядегәр авылында – 50, Тукай районының Иске Җирекле авылында – 140, Әтнә районының Түбән Шашы авылында 25 урынлы балалар бакчасы сафка басачак.

Казанның «Светлая долина» торак комплексында «Ипотека һәм арендалы торак» программасы буенча 340 урынлы балалар бакчасы төзелә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100