news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2018 елда Татарстанда 32 ветеран яңа торак алачак

Торак шартларын яхшырту буенча республика программасына 42,67 сум бүленгән.

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). 2018 елда Татарстанда Бөек Ватан сугышының 32 ветераны яңа торак алачак. Бу максатларга 42,67 миллион сум акча бүленгән.

2005 елдан тормышка ашырылучы республика программасы торак шартларын яхшырту өчен чиратта торган гражданнарга билгеләнгән. Нигездә - предприятие эшчеләре һәм бюджет тармагында көч куючыларга.

Үткән 11 ел эчендә 18 974 ветеран торак шартларын яхшырткан, бу максатларга 19,9 миллиард сум акча юнәлтелгән.
 
 
2017 елда 126 ветеранга торак шартларын яхшыртуга ярдәм күрсәтелде. Моңа 159,38 миллион сум күләмендә финанслар тотылды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100