2018 елда Татарстан видеокүзәтүләргә 91 миллион сум акча сарыф итәчәк
Видеоязмалар, таләп ителсә, Татарстан Эчке эшләр министрлыгына, ЮХИДИ һәм Федераль иминлек хезмәтенең (ФСБ) төбәк идарәсенә тапшырылырга тиеш.
(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). 2018 елда Татарстан видеокүзәтүләргә 91 миллион 140 мең сум акча сарыф итәчәк. Шул хактагы тендер дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.
1180 объектта видеокүзәтү оештыру өчен акчалар «Имин шәһәр» проекты кысаларында республика бюджетыннан бүленәчәк.
Заказчы – Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы.
1047 объектта язмаларны онлайн режимында трансляцияләү мөмкинлеге тудырылган видеокүзәтү оештырылырга тиеш. Башкаручы видеоязмаларны, таләп ителгән очракта, кызыксынган оешмаларга: Татарстан Эчке эшләр министрлыгына, ЮХИДИ һәм Федераль иминлек хезмәтенең (ФСБ) төбәк идарәләренә тапшырырга тиеш.
"Әкият" курчак театры, Игенчеләр Сарае, Эрмитаж бакчасы, Тукай скверы һәм башка кайбер объектлар видеоязмаларны үзләрендә саклап, кабат куллану мөмкинлеге белән тәэмин ителергә тиеш.
Видеокүзәтү хезмәтләренең 2018 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр көн саен, тәүлегенә 24 сәгать дәвамында, өзлексез күрсәтелүе шарт, диелә техник биремдә.