news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2018 елда Татарстан һәм Иран арасында туры авиаэлемтә булдырылачак

Очышлар өчен перспективалы маршрутларның берсе – Казан-Мәшһәд.

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ», Рөстәм Килсинбаев). Татарстан һәм Иран ике арада туры авиаэлемтә булдыру турында килешүгә кул куйды. Бу хакта «Россиядә вакфлар: үзенчәлекләре һәм үсеш перспективалары» конференциясендә журналистларга Иранның Казандагы Генераль консулы вазифаларын башкаручы Алибеман Эгбали Зарч хәбәр итте.

Казаннан ясалачак рейсларның өч юнәлеше бар – Тәһран, Тебриз һәм Мәшһәд шәһәрләре. Аларның иң перспективалысы – Мәшһәд, диде Алибеман Эгбали Зарч.

Дипломат билгеләп үткәнчә, 2017 елда авиакомпания вәкилләре арасында Казаннан Иранга туры рейслар ачу турында фикер алышулар үткәрелгән. «Без 2018 елда Иран һәм Татарстан арасында туры авиаэлемтә булдырылачагына өметләнәбез», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100