Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2018 елда Татарстан халкының яртысы диярлек спорт яки физкультура белән шөгыльләнде
ГТО комплексының сынау нормативларын үтәүдә катнашкан кеше саны - 322 меңгә якын.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 28 декабрь, "Татар-информ", Артур Шипилов). Татарстанда халыкның 45% спорт белән шөгыльләнә, бу хакта Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов матбугат конференциясендә хәбәр итте.
"Бүген "Демография“ илкүләм проекты кабул ителде, ләкин анда спорт аерым пункт буларак кермәгән. Без "Спорт — яшәү нормасы“ ярдәмче программасы эчендә 2024 елга ил буенча спорт һәм физкультура белән шөгыльләнүче кешеләр санын 55% ка җиткерергә тиешбез. Бүген ил буенча уртача күрсәткеч - 37%, бездә 45% якын, без бу юнәлештә лидерлар", - дип сөйләде Владимир Леонов.
ГТО комплексының сынау нормативларын үтәүдә катнашкан кеше саны - 322 меңгә якын. Бу тема буенча министр шулай ук үз фикерен җиткерде: "Масстартлар, ГТО комплексы сынаулары спорт белән профессиональ шөгыльләнмәгән кешеләрне спортка җәлеп итә. Бу чыннан да эшли, чөнки танышларым да чаңгыга бастылар, йөгерә һәм йөзә башладылар".

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз