news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2018 елда Татарстан федераль бюджеттан 70 миллиард сумнан артык акча алачак

Акчаның күп өлеше сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм социаль өлкәне үстерүгә юнәлдереләчәк.

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). Казанның Эшкуарлар йортында Федерация Советы һәм Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатлар, шулай ук төбәкнең башкарма хакимият органнары вәкилләре катнашында Татарстан икътисадына федераль акча җәлеп итү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

2018 елда Татарстан федераль бюджеттан 71,9 миллиард сум акча алачак, бу узган елгы күрсәткечтән 4 процентка артыграк. Аның 36 миллиарды республикага күчерелгән инде. Мондый уңай динамика футбол буенча Дөнья чемпионаты үткәрү һәм алда көтелгән WorldSkills чемпионаты белән бәйле, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева.

Акчаның күп өлеше сәнәгать (28,8 миллиард), авыл хуҗалыгы (6,5 миллиард) һәм социаль өлкәне (5,5 миллиард), шулай ук мәгариф, транспорт, сәламәтлек саклау тармакларын үстерүгә һәм гражданнарны торак белән тәэмин итүгә юнәлдереләчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100