news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2018 елда .tatar доменын кулланучылар саны бер меңнән узган

"Кулланучыларның 67 процентын дәүләт оешмалары тәшкил итә", - ди Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры.

(Иннополис, 6 февраль, «Татар-информ», Айдар Әхмәдиев). 2018 елда .tatar югары дәрәҗә доменының кулланучылар саны бер меңнән узды. Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов "Иннополис" ИТ-шәһәрендә министрлыкның йомгаклау коллегиясендә әйтте.

“2014 елда .tatar югары дәрәҗә доменын ачып җибәрү әһәмиятле вакыйга булды. Хәзер кулланучыларның 67 процентын дәүләт оешмалары тәшкил итә”, - диде ул.

Шулай ук Министр “Татарстан контентын булдыр һәм домен исемен бушка ал” акциясе турында да сөйләде. Шартлар буенча контент татар телле булырга һәм коммерция белән бәйле булмаска тиеш. “Хәзерге вакытта кандидатлардан 10 гариза килде”, - диде Роман Шәйхетдинов.

news_right_1
news_right_2
news_bot